Əллә нәрсә булды миңа. Бүген…

Əллә нәрсә булды миңа. Бүген
Кутырлары куптарылды яраларның.
Селкедем дә салдым җан биштәрен
Синең җанга. Беләм ярамавын…

Беләм. Һәркемнең үз гаме.
( Кем гамьнәре хәзер кемгә хаҗәт?!)
Гаҗәп. Бер дулкында идек. Бер упкында.
Һәм… бер тында. Икебез дә. Гаҗәп!..

Зәңгәр күзле төшләр. Үткәннәргә
Үртәлүдән тәмам гаҗиз булгач,
Аһ, аяныч!.. Күңел кыегында бозлы сөңге.
Учларымда бары… кышкы кояш!..

Кышкы кояш яктыртала. Җылыталмый.
Тик алай да
Гел кояшсыз калган ише түгел!..
Син дә миндәй. Хәлләр бер чамадыр…
Əллә нәрсә булды миңа. Бүген.

Эльмира Җәлилова

 

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт